Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрү буенча тәкъдимнәрне яңартты
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә 2026 елда соңгы кыңгырау бәйрәме сценариена дәүләт флагын күтәрү тантанасын һәм ил гимнын башкаруны кертергә киңәш итте. Шул хактагы методик киңәшләр ТАСС агентлыгы карамагында бар.
Ведомство билгеләп үткәнчә, документ Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 елда бәйрәмне оештыру тәртибен билгели.
Тәкъдимнәрдән күренгәнчә, соңгы кыңгырау бәйрәме программасына укучыларның ата-аналары, шул исәптән төрле халык һәм этник төркем вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның чыгышларын кертергә тәкъдим ителә. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына милләтара татулыкның мөһимлеге һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык турында искәртә алачак.
Моннан тыш, мәктәпләргә традицион кыйммәтләрне, туган телләрне һәм тарихи хәтерне саклаучылар буларак укучыларның күп балалы һәм күп буынлы гаиләләрен хөрмәтләргә киңәш ителде.
Бәйрәм сценариена шулай ук Россия халыкларының бердәмлеге идеяләрен чагылдырган патриотик музыкаль әсәрләр һәм иҗади номерлар кертергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз