Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәнәгать министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» хезмәттәшлек турында килеште
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Яклар республикада инновацион технологияләрне һәм робототехника базарын бергәләп үстерергә җыеналар.
Килешүне Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Робототехника корпорациясе» генераль директоры Александр Алексеев имзалады.
Яклар роботлаштыру һәм җитештерүне автоматлаштыру технологияләрен гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда катнашачак, уртак фәнни тикшеренүләр һәм сынаулар уздырачак.
Шулай ук партнерлар, заманча автоматлаштыру һәм цифрлаштыру технологияләрен кулланып, Татарстан предприятиеләрен модернизацияләүдә бергәләп катнашырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз