news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елгы кабул итү кампаниясе барышында вузларда бюджет урыннарының 99,6 проценты тулган

2025 елгы кабул итү кампаниясе барышында Россия югары уку йортларында бакалавриат, белгечлек һәм төп югары белем бирү программаларында бюджет урыннарының 99,6 проценты тулган. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«2025/2026 уку елына бакалавриат, белгечлек һәм төп югары белем бирү программаларына бүленгән 441,9 мең бюджет урынының 99,6 проценты кабул итү кампаниясе барышында тулды», - диелә хәбәрдә.

Гаризалар саны буенча «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Икътисад һәм идарә», «Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Клиник медицина» һәм «Машина төзелеше» белгечлекләренең эреләндерелгән төркемнәре өстенлек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot