Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә студентлар өчен «университет кунакханәләре» булдырырга тәкъдим иттеләр
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы эксперимент сыйфатында студентлар торагының яңа тибын кертергә тәкъдим итте – «университет кунакханәләре», үтемле бәяне саклап калган хәлдә, уңайлырак яшәү шартларын тәэмин итәчәк, диелә РИА Новости агентлыгы танышкан Хөкүмәт карары проектында.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, яңа формат студентларга яхшы ремонт ясалган, мебель урнаштырылган һәм башка хезмәтләр тәкъдим ителгән торак алырга, ә югары уку йортларына яшәү урыннары белән идарә итү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Күптән түгел төзелгән яки капиталь ремонт ясалган тулай торакларның чикләнгән санын университет кунакханәләре статусына күчерәчәкләр.
Экспериментны 2028 елга кадәр Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы үзләре кызыксыну белдергән югары уку йортларында үткәрергә тәкъдим ителә. Аның бурычлары – тәҗрибәне сынап карау һәм таратуга әзерләү, югары уку йортлары объектларыннан файдаланып кунакханә хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм студентларны уңайлы, үтемле торак белән тәэмин итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз