news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы Татарстанда пилотсыз очкычлар бәреп төшерелүе турында хәбәр итте

РФ Саклану министрлыгы Татарстанда дошман пилотсыз очкычлары бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның барлыгы 475 пилотсыз очкычы юк ителгән.

«Узган төндә, 4 августта 20.00 сәгатьтән 5 августта 08.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Ростов, Рязань, Саратов, Смоленск, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым һәм Татарстан республикалары, Краснодар крае территорияләрендә, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 475 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Яшел Үзән районында дошман пилотсыз очкычы юк ителүе турында хәбәр иткән иде. Аның мәгълүматлары буенча, пилотсыз очкыч ватыклары гражданлык объектына төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Янгын оператив рәвештә сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot