Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саклану министрлыгы Татарстанда бер пилотсыз очкычның бәреп төшерелүе турында хәбәр итте
Татарстан күгендә бер пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, һава һөҗүменнән саклану чаралары Мәскәү вакыты белән 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә бер дронны юк иткән. Шулай ук Краснодар краенда - биш, Кырым Республикасы территориясендә дүрт пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.
Татарстанда 10:39 сәгатьтән пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә. Түбән Кама аэропорты рейсларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми.
Моннан тыш, Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәттә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә яшеренү урыннарына төшәргә киңәш иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз