news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы: Төнлә Татарстанда дошманның пилотсыз очкычы юк ителгән

Төнлә Татарстанда Украинаның пилотсыз очкычы юк ителгән, дип хәбәр итә Россия Саклану министрлыгы.

Элегрәк Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәрдә пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме уңышлы кире кагылуы турында белдергән иде.

Узган төндә Россиядә барлыгы 726 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Татарстаннан тыш, пилотсыз очу аппаратлары Мәскәү, Тула, Ульяновск һәм башка өлкәләрдә, шулай ук Кара һәм Азов диңгезе акваторияләрендә юк ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot