news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы: Төнлә Татарстанда пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә Татарстанда Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерделәр, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Искәртеп үтәбез, төнлә Татарстан шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Хәзерге вакытта режим гамәлдән чыгарылган.

Бер төн эчендә Россиядә барлыгы 153 пилотсыз очкыч юк ителгән. Татарстаннан тыш, аларны Белгород, Брянск, Тула, Мәскәү һәм башка өлкәләрдә, шулай ук Азов һәм Кара диңгезләр акваториясендә бәреп төшергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot