Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саклану министрлыгы: Татарстанда биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелде
РФ Саклану министрлыгы Татарстан бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар турында хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы самолет тибындагы 58 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Аларның бишесе Татарстан территориясендә бәреп төшерелгән.
Татарстаннан тыш, башка төбәкләр дә һөҗүмгә дучар булды. Аерым алганда, Белгород өлкәсендә - 24, Кырым Республикасында - 13, Азов диңгезе акваториясендә – 10, Краснодар краенда - өч, Курск, Липецк һәм Ростов өлкәләрендә берәр пилотсыз очкыч юк ителгән.
Республикада 08.06 сәгатьтән 15.12 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүм итү режимы гамәлдә булды. Чикләүләр фонында Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм җибәрү вакытлыча туктатылды. Росавиациядә ачыклык кертүләренчә, әлеге чаралар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк булган. Хәзер ике аэропорт та гадәти режимда эшли, әмма рейслар тоткарлана.
Иртәнге сигезләр тирәсендә Әлмәттә резервуар паркына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә янгын чыкты, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Хакимият мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ут белән көрәшүчеләр янгынны оператив рәвештә сүндерде. Район хакимиятендә ачыклык кертүләренчә, янгын нефть технологик системасы территориясенә пилотсыз очкыч ватыклары төшү нәтиҗәсендә чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз