news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы: Узган төндә Россиядә дошманның 822 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 822 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә, 15 августта 20.00 сәгатьтән 16 августта 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Түбән Новгород, Орел, Ростов, Рязань, Тамбов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы территориясендә, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 822 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot