news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнур Шәмсетдинов: Кешедән рәхмәт ишеткәч, икенче юлы тагын да күбрәк булышасы килә

Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.

Миңнур Шәмсетдинов: Кешедән рәхмәт ишеткәч, икенче юлы тагын да күбрәк булышасы килә
Фото: видеодан скриншот

Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, танылган блогер Миңнур Шәмсетдинов «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында мәрхәмәтлелек турында сөйләде.

Миңнур Шәмсетдинов марафонга гаиләсе белән тулы составта – хатыны һәм өч баласы белән килде. Аның хатыны Ольга Шәмсетдинова – Питрәч районының «Алга» газетасы баш мөхәррире.

«Ватанпәрвәрлек, беренче чиратта, гаиләдән, тәрбиядән килә. Әти-әни бүгенге көнгә кадәр кешеләргә ярдәмчел булдылар, безне дә шулай өйрәттеләр. Без кешеләргә бер вакытта да «Юк» дип әйтә белмибез. Кешедән рәхмәт ишеткәч, икенче юлы тагын да күбрәк булышасы килә. Шуннан үземә рәхәтлек алам», – диде Миңнур Шәмсетдинов.

Миңнур Шәмсетдинов махсус хәрби операциядә катнашучы Питрәч районы егетләренә ярдәм җыюы турында да әйтте.

Ольга Шәмсетдинова гаиләнең ял көннәре ничек үтүе турында сөйләде. «Гаиләбез бик актив. Һәр ялга нәрсә дә булса планлаштырылган. Атна саен ниндидер фестивальгә, я бәйгегә барабыз. Миңнур мәдәният йортында берәр чара оештырса, аңа гаиләбез белән булышабыз. Иремнең сеңлесе гаиләсе белән якын аралашып яшибез, гел кунакка йөрешәбез. Бергә җыелсак, әни бәлеш сала», – диде Ольга Шәмсетдинова.

Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.

Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100