Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнуллина: Түләүле юллар Татарстанга инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк
Алексеевск – Әлмәт яңа түләүле юлы Татарстан районнарына инвесторларны җәлеп итү өчен мөһим фактор булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
«Яхшы үсеш алган транспорт инфраструктурасы – территорияләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә тәэсир итә торган төп факторларның берсе. Түләүле автомагистраль логистиканы яхшыртачак, пассажирларны йөртү вакытын кыскартачак һәм районнарга керүне уңайлырак итәчәк, бу җитештерү, сәүдә итү һәм туризмга юнәлтелгән бизнес өчен аеруча мөһим», – диде ул.
Миңнуллина билгеләп үткәнчә, тизйөрешле юл ярдәмендә пассажирларны йөртүнең сыйфатын яхшырту компанияләрнең чыгымнарын киметәчәк. Моннан тыш, аның сүзләренчә, сату базарларының уңайлылыгы артачак – предприятиеләр продукцияне зур шәһәрләргә һәм экспорт пунктларына тизрәк китерә алачак.
«Чиктәш тармаклар – логистика үзәкләре, складлар, сервис зоналары үсәчәк. Юл челтәрен яхшырту эчке туризмны үстерергә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Миңнуллина.
Ул автомагистраль буендагы районнарда барлыкка килергә мөмкин булган инвестицион проектлар арасында автозаправка станцияләре, машина йөртүчеләр өчен сервис зоналары, кафе һәм рестораннар, продукцияне саклау һәм бүлү өчен склад комплекслары булдыруны атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз