Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнуллина Татарстан делегациясенең Дубайдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина «Татар-информ» га Дубайда AIM Congress күргәзмәсендә Татарстан делегациясенең эше турында сөйләде.
«Форумда 199 илдән килгән делегатлар бар. Бу бөтен дөньядан 25 мең катнашучы. Без БГӘ, Һиндстан, Катар, Бахрейн, Оман һәм башка бик күп илләр вәкилләре белән күргәзмәдә эшләүнең беренче көнендә генә нәтиҗәле сөйләшүләр уздырдык. Катлаулы халыкара шартларда тышкы элемтәләрне саклау һәм ныгыту – ул нечкә һәм катлаулы эш», - дип хәбәр итте Миңнуллина.
AIM Congress – ел саен үткәрелә торган Халыкара инвестиция форумы, ул 2011 елдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уза. Ул Дубайда бүген, 7 сентябрьдә ачылды һәм 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. AIM Annual Investment Meeting – «еллык инвестицион очрашу» дип шифрлана.
Форум Хөкүмәт, инвестфондлар, банклар, корпорацияләр, инвестицион агентлыклар, стартаплар һәм технологик компанияләр вәкилләрен берләштерә. Оештыручылар алдан хәбәр иткәнчә, форумда катнашачаклар
180 дән артык илдән 20 меңнән артык катнашучы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз