news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнуллина Дубайда «КазанФорум»ның ничек барлыкка килүе турында сөйләде

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина 11 нче тапкыр Дубайда AIM Congress инвестицион форумында катнашты. Мөхтәрәм кунак булып ул «Глобаль инвестицияләрне хәрәкәтләндерүче хатын-кызлар лидерлары: БГӘ киләчәк икътисадына капка буларак» сессиясендә чыгыш ясады, дип хәбәр итте Агентлыкның матбугат хезмәте.

«Бу минем AIM Congress та 11 нче тапкыр катнашуым. 11 ел элек мин мондый зур форумны без дә оештыра алырбыз дип уйлаган идем. Һәм без булдыра алдык», - диде Миңнуллина.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы шулай ук Ислам банклары һәм финанс институтлары Генераль советы (CIBAFI) Генераль секретаре Абделилах Белатик белән Татарстанда ислам финанславы механизмнарын үстерү турында фикер алышты.

Талия Миңнуллина тагын бер сөйләшүләрне Катар-Россия эшлекле советы җитәкчесе, идарә әгъзасы һәм Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы хезмәтләре буенча комитет рәисе Али бин Абдуллатиф Әл Миснед белән уздырды. Яклар Татарстанда инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.

Катар ягында Транспорт һәм логистика тармагы, шул исәптән Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге кызыксыну уятты. Очрашу нәтиҗәләре буенча Али Бин Абдуллатиф Әл Миснед Татарстанга шәхсән килергә ниятләвен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot