Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнуллин Татарстан Рәисеннән Казанда балалар хастаханәсе төзүдә ярдәм итүен сорады
Казанда күп профильле балалар стационары булмау балалар үлеме күрсәткеченә йогынты ясый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер белән аның җитәкчесе Марсель Миңнуллин уртаклашты.
Аның сүзләренчә, хәзер тар белгечлекләрнең күпчелеге балалар республика клиник хастаханәсендә тупланган. Ә соңгы 10 елда Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләренә йөкләнеш 3 тапкырга диярлек арткан. Министрлык исәпләүләре буенча, көн саен клиниканың кабул итү бүлегенә 400 пациент мөрәҗәгать итә һәм аларның 60 проценты – Казанда яшәүчеләр.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, безнең башкалага заманча күп профильле балалар хастаханәсе бик кирәк, безгә ярдәм итүегезне һәм тиешле күрсәтмәләр бирүегезне үтенәм», - диде Марсель Миңнуллин.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрнең аз куәтле балалар хастаханәләрен оптимальләштерергә әзер.
Искәртик, яңа зур балалар хастаханәсе турында сөйләшүләр ике ел элек үк башланды, яңа медицина учреждениесе эскизы эшләнде. Хастаханә план буенча Гаврилов урамында төзелергә тиеш иде.
«Балалар хастаханәсен төзү республика өчен мөһим. Без балалар югары технологияле медицина үзәкләре булган өч зона төзи алабыз, бу хастаханәләр арасында йөкләнешне бүләргә, кечкенә пациентларның нәтиҗәле маршрутын төзү балалар үлеме күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип йомгаклады Марсель Миңнуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз