Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Боратынский музеенда Рөстәм Миңнехановка фәрештә фигурасы бүләк иттеләр
Евгений Боратынскийның Казандагы музеенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка фәрештә фигурасы бүләк иттеләр. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.
«Республика Рәисе Е.Боратынский музеенда булды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Яңа ел чаралары уза», – дип аңлатты Галимова.
Аның сүзләренчә, барлык кунаклар, шул исәптән Рөстәм Миңнеханов та, музейдан фәрештә фигурасы белән киткән.
«Хәзер ул (ТР Рәисенә бүләк ителгән фәрештә - Т-и иск.) Казан Кремленең төп чыршысында эленеп тора», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз