news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка «Нәфис Косметикс»та заводта чыккан беренче продукция үрнәкләрен күрсәттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» компаниясендә предприятие музеен карады. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте, ул шуның видеосын да куйган.

Миңнеханов экспозициядә урын алган заводта җитештерелгән беренче продукция үрнәкләре белән танышты, дип билгеләп үтте Галимова.

Компаниянең тарихы бертуган Крестовниковларның 1855 елда нигез салынган стеарин-шәм заводыннан башлана. Шуннан соң, 1856 елда, предприятие сабын да җитештерә башлаган.

t.me/galimovatatarstan видеосы.

news_right_1
news_right_2
news_bot