news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «КазанФорум»ның халыкара диалогны ныгытудагы роле турында белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «КазанФорум» Россия һәм ислам дөньясы илләре тынычлык, тотрыклылык һәм үзара файдалы үсешнең уртак кыйммәтләренә тугрылыкны күрсәтә торган мәйданчык булырга тиеш. Ул чит илләрнең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов дипломатик вәкилләргә форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм халыкара вазгыять шул исәптән Якын Көнчыгышта низаглар кискенләшкән фонда да тотрыксыз булып кала, дип билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим юнәлеше булып кала, ә Татарстан бу элемтәләрне үстерүдә актив катнаша.

Аның сүзләренчә, республика партнерлар белән даими әңгәмәдә тора, уртак проектларны гамәлгә ашыра һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерә.

Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 7,3 миллиард доллар тәшкил иткән, шул ук вакытта Бангладеш, Иран, Индонезия, Катар һәм башка дәүләтләр белән сәүдә күрсәткечләре арта.

«Татарстан - экспортка йөз тоткан төбәк. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең киң спектрын тәкъдим итәргә әзер. Безнең республика инвестицияләр өчен ачык», - дип өстәде ул.

Ул гуманитар хезмәттәшлекнең мөһимлеген аерым искәртте: Татарстан югары уку йортларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән меңләгән студент белем ала, алмашу программалары гамәлгә ашырыла, шулай ук КФУның чит ил филиаллары эшли.

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе эшлекле, туристик һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту өчен туры авиаэлемтәне үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Татарстанда зур халыкара вакыйгалар һәм очрашулар еш уздырыла. «КазанФорум» белән беррәттән бу Глобаль яшьләр саммиты, Нефть-газ химиясе һәм Энергетика форумнары, Kazan Digital Week форумы һәм башкалар. 2024 елда бездә БРИКС саммиты узды. Агымдагы елда «Россия – АСЕАН» саммитын уздыру планлаштырыла», – диде Миңнеханов.

Очрашу азагында Бәһрәйн, Кыргызстан, Гыйрак, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Судан, Малайзия һәм башка илләрнең дипломатик миссияләре вәкилләре чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot