Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Дрон Экспо» һәм Кулланучылар кооперациясе форумын оештыруны югары бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә «Агроидел» күргәзмәсен, Халыкара кулланучылар кооперациясе форумын һәм «Дрон Экспо» пилотсыз авиация системалары күргәзмә-форумын оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике вакыйга да «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылды. Аерым алганда, Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында Россиянең 50 төбәгеннән һәм 33 чит илдән вәкилләр катнашты.
Авыл хуҗалыгы тармагының федераль масштабтагы төп чараларыннан берсе - «Агроидел» халыкара күргәзмәсе дә, традицияләрдән тайпылмыйча, югары дәрәҗәдә узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм агробизнес өлкәсендәге яңа казанышлар тәкъдим ителде.
Моннан тыш, инновацион технологияләр белән танышу һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә торган «Дрон Экспо» пилотсыз авиация системалары халыкара күргәзмә-форумы оештырылды.
«Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте. Чараны оештыручыларның барысына да - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына, Республика Фәннәр академиясенә, «Татарстан кулланучылар берлегенә», Казан кооператив институтына һәм «Казан Экспо» администрациясенә рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз