Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Херсон өлкәсендәге фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Херсон өлкәсендә булган фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул теләктәшлек сүзләрен төбәк җитәкчелегенә, шулай ук һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә юллады, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Әлеге коточкыч хәлне тасвирлар өчен сүзләр табуы да кыен. Дистәләгән кеше бергәләп Яңа елны каршы алган һәм дроннар һөҗүменә дучар булган», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Һәлак булганнарның гаиләләре белән бергә кайгырабыз. Зыян күрүчеләргә чын күңелдән тизрәк савыгуларын телибез», - дип искәртте ул.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 1 гыйнварга каршы төндә Херсон өлкәсендә берничә пилотсыз очкыч һөҗүм итү нәтиҗәсендә 24 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. 50 кеше яраланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз