Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Очрашу Казан Кремлендә узды һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланды.
Гыйләҗев Конституция советы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты, Совет инициативасы белән үткәрелгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләрне җайга сала торган республика норматив хокукый актлары мониторингына аерым игътибар бирде.
Шулай ук гражданнарның аерым категорияләренә җир кишәрлекләрен ташламалы бирү турында да мәгълүмат тәкъдим ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз