news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Герой белән юл» проектын оештыручылар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Герой белән юл» проектын оештыручылар белән очрашты һәм аларның берсенә «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә РФ саклану министры урынбасары – статс-секретарь, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева һәм шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнер, ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Ирина Макиева катнашты.

«Герой белән юл» проекты Стратегик инициативалар агентлыгы «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумының иң яхшы 300 идеясе исемлегенә керде һәм Стратегик инициативалар агентлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә ВЭБ.РФ тарафыннан «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый алачак (алга таба әлеге өлкәдә карьера булдыру перспективасы белән). Шулай ук инициатива балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итәргә тиеш. Казанда ул шәһәр үзәгендәге өч маршрут буенча узачак.

Моннан тыш, очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Ирина Макиевага республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» ордены тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot