Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буран сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов юллардагы вазгыятьне күзәтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә катлаулы һава шартларына бәйле рәвештә юллардагы вазгыятьне күзәтергә кушты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, ТР Рәисе юл өслегенең торышын, тротуарлар һәм ишегалларын кардан чистартуны контрольдә тотарга кушты. Аның сүзләренчә, торак биналар һәм социаль объектларның түбәләрен кар һәм боздан арындыруга аерым игътибар бирергә кирәк.
Җылы атмосфера фронты Татарстанга карлы һәм болытлы тотрыксыз һава торышын алып килде, температура фоны күтәрелде. Февраль башыннан алып Казанда айлык норманың 121 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән.
Бүген төбәктә җепшек кар, буран һәм бозлавык көтелә. Иртәгә, 15 февральдә, буран, буран вакытында күз күременең 1000 метрга кадәр начараюы, секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил, бозлавык, бозлы яңгыр, томан, көчле кар һәм җепшек кар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз