news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Кытайда вертикаль рәвештә һавага күтәрелә торган пилотсыз очкычны карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре барышында вертикаль рәвештә һавага күтәрелә торган ике урынлы EH-216S электр пилотсыз очкычын карады. Республика җитәкчесе социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә шул хакта сөйләгән.

«Бу модель тулысынча сертификацияләнгән, ул 60 000нән артык уңышлы очыш ясаган инде!» - дип язган ТР Рәисе MAX мессенджерындагы каналында, шулай ук пилотсыз аппарат 50 минут дәвамында сәгатенә 130 чакрым тизлек белән оча ала, дип тә өстәгән.

«Әлегә аның бәясе кыйбатлы машиналарга тиң. Ничек уйлыйсыз, мондый очкычлар киләчәктә киң таралыш алырмы, әллә гади машиналарда җирдә генә йөрербезме?» – дип кызыксынган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылучылардан.

max.ru/rustamminnikhanov видеосы.

news_right_1
news_right_2
news_bot