news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бохарада Татарстан ярдәме белән төзелә торган сәнәгать паркында булды

Рөстәм Миңнеханов Бохарада Татарстан ярдәме белән төзелә торган сәнәгать паркында булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Бохарага килде һәм республика ярдәме белән төзелә торган Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Хәзерге вакытка сәнәгать паркы территориясендәге барлык корпуслар да төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Мәйданчыкта гидроизоляция полотносы җитештерү предприятиесе эшли инде. Соңгысы авыл хуҗалыгында, су хуҗалыгында һәм экологик проектларда кулланыла. Биредә Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Моннан тыш, Татарстан Рәисенә сәнәгать паркы резиденты булырга ниятләгән компанияләрне дә күрсәттеләр. Сүз бетон өчен сыек химик өстәмәләр, логистик үзәк, электр жгутлары, полиэтилен пленкалар, күпер краннары (һ.б.) җитештерү турында бара.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән дә очрашты. Әңгәмәдәшләр сөйләшү барышында төбәкләр арасында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук сәнәгать паркы үсеше турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot