news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бохарада Кытай инвесторы белән татарча аралашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика ярдәме белән төзелә торган Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында индустриаль парк резиденты – Кытай инвесторы белән татар телендә аралашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов теләсә кайсы инвестор белән уртак тел таба ала. Бохара сәнәгать паркының Кытай резиденты татар телен белә булып чыкты», - дип язган Галимова МАКС мессенджерындагы блогында.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булып, Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot