Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Балтачта социаль ипотека буенча фатир алучыларны өй туйлары белән котлады
Бүген Балтач районы үзәгендә Каенлык урамында урнашкан 2А номерлы 12 фатирлы йорт тантаналы рәвештә яңа хуҗаларын кабул итте. Ул ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына республика социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Татарстанның Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин гражданнарның торак шартларын яхшырту процессын ярдәм күрсәткән өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
«Дәүләт торак фонды программасы буенча бик актив эшлибез. Күп фатирлы йортларга ихтыяҗ зур. Киләсе елда тагын берничә шундый йорт төзү нияте бар», – дип хәбәр итте муниципалитет җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов әлеге йорттан фатир алучыларны шатлыклы вакыйга белән котлады. Аннары биредә фатир алган күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсендә кунакта булды. Ринат белән Натальяның алты баласы бар. Кечесе Денис балалар бакчасына йөри.
Өч катлы, бер подъездлы яңа йортта күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар яшәячәк. Барлык фатирлар да ике контурлы җылыту казаннары, сантехника, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясе счетчиклары белән җиһазландырылган.
Дәүләт торак фондының агымдагы елга инвестиция планы нигезендә, Татарстанда гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр тәшкил иткән 3274 фатирлы 35 йорт төзү күздә тотыла. Бүгенге көндә план 93 процентка үтәлгән.
Республика социаль ипотека программасы 2005 елда старт алды, ул «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен үтәргә – гражданнарны торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге илкүләм проект буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советындагы профильле комиссияне ТР Рәисе җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз