news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Балтач районында яңа боз сараен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Балтач районына эш сәфәре кысаларында Кариле авылындагы яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спорт комплексын быел февральдә төзи башлаганнар. Мәйданы 3,4 мең квадрат метр тәшкил иткән бинада 56х26 метр зурлыгындагы ясалма бозлы өсте ябулы шугалак бар. Бирегә килүчеләр өчен чишенү бүлмәләре, душ кабиналары, тимераяк арендалау пункты һәм медицина кабинеты каралган. Шугалакның норматив үткәрү сәләте сменага 80 кеше тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов республикада спорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча зур эшләр алып барылуын әйтте. Аның сүзләренчә, авыл районнарында ябык боз сарайлары төзүгә аерым игътибар бирелә.

«Биредә хоккей, фигуралы шуу белән шөгыльләнү, шулай ук тимераякта шуу өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезне бу мөһим вакыйга белән котлыйм», – диде ТР Рәисе район халкына мөрәҗәгать итеп.

Балтач районында 500дән артык кеше хоккей белән шөгыльләнә, шуларның 116сы – спорт мәктәбенә йөрүче балалар. Муниципалитет территориясендә 24 хоккей тартмасы исәпләнә. Хәзер ябык арена да барлыкка килде.

«Бу объектны ачу – Балтач районында яшәүчеләр өчен бик зур һәм күптән көтелгән вакыйга. Хыялыбыз тормышка ашты. Боз аренасының хоккей үсешенә һәм гомумән спортны популярлаштыруга ярдәм итәчәгенә ышанам», – дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы Рамил Нотфуллин.

Шуннан соң яңа боз мәйданчыгында Ватанны саклаучылар елы хөрмәтенә 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир башланды.

Бүген Татарстанда барлыгы 54 боз спорт сарае эшли. Киләсе биш елда тагын 12 ябык арена төзү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot