Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов район башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручыны билгеләү тәртибен раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручыны билгеләү тәртибен раслады.
Документ «гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 19 маддәсендәге 6 өлешендә һәм 21 маддәсендәге 16 өлешендә каралган очракларда билгеләү процедурасын регламентлый.
Шул рәвешле, муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасына кандидат җитәрлек тавыш җыймаса яисә гамәлдәге башлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатса (йә вазифасыннан читләштерелсә яисә суд карары белән сак астына алынса), расланган тәртип нигезендә муниципалитет башлыклары вәкаләтләрен вакытлыча башкаручылар билгеләнә.
Район җитәкчесе югарыда телгә алынган очракларның берсе турында Татарстан Рәисенә ике көн эчендә хәбәр итәргә һәм шәһәр яисә авыл җирлеге башлыгы вазифасына кандидат тәкъдим итәргә тиеш.
Әгәр сүз район башлыгы турында барса, Татарстан Рәисе вакытлыча башкаручы вазифасына кандидатны үзе билгели. Аның күрсәтмәсе белән моны ТР Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советының кадрлар буенча комиссиясе дә эшли ала. Кандидат район башлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән булса, ул өч көн эчендә үз тәкъдимнәрен җиткерә ала. Кандидатны хәлиткеч сайлау хокукы республика җитәкчесендә кала.
Кандидатның Россия һәм Татарстан законнарына карата куелган таләпләргә (шул исәптән тиешле дәүләт органнарына һәм башка оешмаларга сораулар җибәрү юлы белән) туры килүен тикшерү вазифасы ТР Рәисе администрациясенә йөкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз