Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Үзбәкстан белән элемтәләр уртак әйберләребез күп булуга нигезләнгән
Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләр аларда яшәүче халыкларның уртак әйберләре күп булуга нигезләнгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Администрациясе башлыгы Саида Мирзиёева белән бергә Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында «Дөньялар арасындагы яктылык» картиналар күргәзмәсен караганнан соң Үзбәкстан гаммәви мәгълүмат чараларына шулай дип белдерде. Бу хакта ТР лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Моңа безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, уртак динебез һәм, әлбәттә, телләрнең якынлыгы ярдәм итә – без үзара рәхәтләнеп аралаша алабыз», – дип аңлатты Татарстан Рәисе.
Миңнеханов Үзбәкстанда зур татар диаспорасы, ә Татарстанда үзбәк диаспорасы яшәвен искәртте.
«Бүген безнең бу матур күргәзмә белән танышу өчен искиткеч мөмкинлегебез бар. Бабаларыбыз салган нигезне сакларга кирәк», – дип искәртте ТР Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, ике ил лидерлары – Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев та бер-берсен якын күрә, һәм бу мөнәсәбәтләрне, элемтәләрне үстерергә яхшы мөмкинлек бирә.
«Бу – мәдәни-гуманитар өлкә дә, мәгариф тә. Бездә Үзбәкстаннан 2 меңгә якын студент белем алуын искәртеп үтәсем килә», – диде ул.
«Без сезнең илегезнең елдан-ел уңай якка үзгәрүен күрәбез, һәм мин Үзбәкстанның чәчәк атуын, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Миромонович Мирзиёевка нык сәламәтлек теләп калам», – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Элегрәк ТР Рәисе һәм Үзбәкстан Президенты Администрациясе башлыгы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышкан һәм «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз