Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни-технологик үсештәге роле турында сөйләде
Татарстанда фәнни-мәгариф комплексы һәм икътисадның реаль секторы эшчәнлеген интеграцияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү техник университетында «Яңа техник мөмкинлекләргә ачкыч буларак яңа материаллар» дип аталган пленар утырышта шулай дип белдерде.
«Республика хаклы рәвештә Россиянең алгарышлы социаль-икътисади һәм фәнни-технологик үсешенең терәк территориясе санала», - диде ул.
Татарстан тулай төбәк продукты күләме буенча Россиядә - җиденче, төзелеш буенча – икенче, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча – бишенче, РФ субъектларының фәнни-технологик үсеше буенча илкүләм рейтингта өченче урынны били, дип искәртте республика җитәкчесе.
«Бездә Россия полиэтиленының дүрттән бер өлешеннән артыгы, үзебезнең синтетик каучукларның яртысы, йөк автомобильләре шиннарының өчтән ике өлеше, шулай ук илдә һәр өченче йөк автомобиле эшләп чыгарыла», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан шулай ук химия һәм нефть химиясе сәнәгатенең масштаблы инвестицион проектларын локальләштерү мәйданчыгы булып тора. «Казанда фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәге төзелә. «Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән республика машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләре Россия Кораллы көчләрен заманча техника һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный», - дип өстәде ул.
ТР Рәисе сүзләренчә, республиканың фәнни-белем бирү оешмалары технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды. «Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга уйламыйбыз. Әлеге эшчәнлекне уңышлы дәвам итү өчен бездә иң мөһиме -кеше капиталы бар», - дип белдерде ул.
Татарстанда гомуми белем дәрәҗәсеннән алып югары уку йортына кадәр тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләрен формалаштыруның махсус системасы булдырылды, дип дәвам итте сүзен республика җитәкчесе.
Ул шулай ук 2024 елдан Татарстанда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган «Физик-математик алгарыш» белем бирү проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. «Хәзерге вакытта аның башка табигый фәннәр өчен тиңдәшен («Физик-химик алгарыш») гамәлгә ашыра башлыйбыз», – дип искәртте Миңнеханов.
Татарстанда урта һөнәри белем бирү буенча 49 ресурс үзәге эшли, биш югары уку йортында алты федераль инженерлык мәктәбе белем бирү эшчәнлеген алып бара. Моннан тыш, төбәк дәрәҗәсендәге алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү проекты старт алды, диде ТР Рәисе.
«Болар барысы да без белем бирү һәм фәнни-технологик эшчәнлекне стимуллаштыруның төбәк алымнарын камилләштерү өчен башкарган зур системалы эшнең бер өлеше. Бүгенге көндә бездә 300гә якын шундый дәүләт ярдәме чарасы бар», - диде ул.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, зур бизнес ярдәмендә республикада инновацион белем бирү мохитен формалаштыру дәвам итә. «Республикабызның берьюлы өч фәнни-белем бирү учреждениесе заманча кампуслар төзү хокукына алу өчен федераль конкурста катнаша», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз