news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «НУР» фестиваленә чакырды

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «НУР» фестиваленә чакырды
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «НУР» Халыкара медиасәнгать фестивалендә булды, шуннан соң социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә шәһәр халкын һәм кунакларны әлеге чарага чакырды.

«Россиядә иң зур НУР медисәнгать фестивалендә булдык. Ул Татарстан башкаласында алтынчы мәртәбә уза. Катнашучылар арасында Көньяк Корея, Кытай, Франция, Италия һәм Испания вәкилләре бар. Программада төрле инсталляцияләр, лекторийлар, мастер-класслар, чыгышлар каралган. Өстәмә рәвештә бренд-зоналар, ярминкә мәйданчыклары һәм фудкорт эшли», - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.

«НУР фестивале чаралары Казаныбызның унга якын мәйданында уза. Барлыгы тамашачыларга 30 төрле инсталляция тәкъдим ителә. Төп чараларның бер мәйданчыгы булып УРАМ паркы да тора. Алар барысы да диярлек шәһәр үзәгендә тупланган һәм җәяү барып җитеп була. Нур һәм музыка медиафестивале 31 майга кадәр генә дәвам итәчәк, күрми калмагыз» – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында «Нур» фестивале программасы белән җентекләбрәк танышырга мөмкин. Аерым алганда, инсталляцияләр Казанның Мәскәү базарында һәм шәһәр янындагы Юрьев мәгарәләрендә булдырылган. Рәссамнар, музыкантлар һәм режиссерлар вакыйгага килгән кунаклар каршында лекцияләр укыячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot