Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты
Бүген «Нәфис» фонды Луганск Халык Республикасына 33 тонна гуманитар ярдәм җибәрде. Бу йөк Татарстан шефлыкка алган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә адресланган. Гуманитар ярдәмне озатуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Предприятие көчле социаль позициядә тора һәм гуманитар инициативалары бар», – диде ТР Рәисе.
Гуманитар колонна «Нәфис Косметикс» компаниясе территориясеннән кузгалып китте. Луганск Халык Республикасына 33 тонна көнкүреш химиясе товарлары (кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, коры чистарткычлар, шампунь, сабын) җибәрелде. Барлыгы 6,6 миллион сумлык 44,6 мең берәмлек продукция озатылды.
Лисичанск һәм Рубежное халкына ярдәм «Нәфис» фонды тарафыннан даими рәвештә күрсәтелә. Ул 2014 елдан бирле гамәлгә ашырылучы комплекслы гуманитар программаның бер өлеше булып тора. Бу вакыт эчендә фонд инициативасы белән Россиянең яңа кушылган төбәкләренә, зыян күргән чик буе өлкәләренә, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә 786 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз