news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанда калдыклар белән эш итү системасы турында фикер алышуда катнашты

Миңнеханов Татарстанда калдыклар белән эш итү системасы турында фикер алышуда катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетының республикада узган күчмә киңәшмәсендә катнашты, ул төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын үстерүгә багышланган иде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне комитет рәисенең беренче урынбасары Наталья Комарова үткәрде. Аның сүзләренчә, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко йөкләмәсе буенча комитет төбәкләрдә системалы эш алып бара.

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә, шулай ук РФ Хөкүмәтенә һәм Федерация Советына каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын реформалаштыру мәсьәләләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Экология һәм калдыклар белән эш итү өлкәсе гражданнарның тормыш сыйфатын билгели, дип белдерде ул.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Татарстанның бу юнәлештә эзлекле эшләвенә ышандырды. Соңгы елларда республикада атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме сизелерлек кимеде.

Ил Президентының «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турындагы карары тармакка өстәмә этәргеч бирде. 2019 елдан Татарстанда әлеге илкүләм проект кысаларында 30 чара гамәлгә ашырылган. Сәнәгать предприятиеләренең бу эшкә актив кушылуы аеруча мөһим, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Хәзер «Экологик иминлек» дип аталган яңа илкүләм проект кысаларында ил җитәкчелеге ябык цикллы заманча икътисад формалаштыру, калдыкларны күмү күләмнәрен киметү һәм инфраструктура булдыру буенча бурычлар куйды. Татарстанда калдыклар белән эш итү өлкәсендә системалы һәм комплекслы эш алып барыла, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot