Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чара яңа төзелгән «Бишкәк Арена» стадионында узды. Кунаклар арасында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев һәм башка дәүләтләрнең җитәкчеләре бар иде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров, спортчыларны һәм кунакларны сәламләп, Уеннарның Евразиянең күчмә халыклары мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелүен билгеләп үтте. Моннан тыш, ул 2028 елда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының Татарстанда узачагын игълан итте.
Уеннар Кыргызстанда 31 августка кадәр 6 сентябрьгә кадәр уза. 1-5 сентябрьдә катнашучылар традицион һәм милли спорт төрләрендә ярышачак. Атап әйткәндә, Чолпон-Атада милли көрәш төрләре, аркан тартышу һәм стронгмэн буенча ярышлар, шулай ук дөнья халыкларының күрсәтмә уеннары үтәчәк.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Чолпон-Ата ипподромында кок борү һәм кокпар буенча ярышлар узар дип көтелә. Кырчын җирлегендә 300 чакрымга атлы марафон, сөяк вату буенча ярышлар һәм милли ордо уены планлаштырылган.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз