news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Илкүләм проектлар советы утырышында катнаша

Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Илкүләм проектлар советы утырышында катнаша
Фото: kremlin.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнаша. Утырышны дәүләт башлыгы Владимир Путин үткәрә.

Утырыш барышында Президент Россиядә икътисади динамиканы тыйнак, әмма уңай дип атады. Шулай ук Путин Хөкүмәткә дәүләт катнашында Украина Кораллы көчләре һөҗүмнәре вакытында зыян күргән логистика һәм склад объектларын торгызу программасын әзерләргә кушты.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый объектларны сыйфат ягыннан яңа технологик дәрәҗәдә торгызырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot