news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм кунакларны «Алабугадагы җәйге кичләр»гә чакырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм кунакларны «Алабугадагы җәйге кичләр»гә чакырды
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә төбәк халкын һәм кунакларны кичә башланган «Алабугадагы җәйге кичләр»гә чакырды. «Республикабызда ачык һавада оештырыла торган иң зур музыкаль чара! Фестиваль халыкара статуска ия, ул «Татарстанда җәй» проекты программасына керә һәм 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Керү бушлай», - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы блогында.

«Фестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән 280гә якын музыкант һәм башкаручы катнаша. Алабугага чакырабыз сезне! Бөтен гаиләгез белән Шишкин буаларына килегез, рәхәтләнеп ял итегез, матур музыка тыңлап ләззәтләнегез!» – дип чакырды Рөстәм Миңнеханов.

9-12 июльдә Алабугадагы Шишкин буаларында Борис Березовскийның «Җәйге кичләр» VII Халыкара музыка фестивале уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot