news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагы вәкилләрен БРИКС Төзелеш атналыгына чакырды

Татарстанда ноябрь аенда БРИКС Төзелеш атналыгы узачак. Форумда кайбер илләрнең төзелеш тармагы вәкилләре катнашачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте.

«Чара зур әһәмияткә ия, ул төзелеш тармагы вәкилләре, риэлторлар өчен файдалы булачак. Һичшиксез катнашыгыз, эшлекле элемтәләрне үстерегез», – дип язган Миңнеханов.

БРИКС Төзелеш атналыгы кысаларында шулай ук күчемсез милек күргәзмәсе узачак, анда Россия төзелеш компанияләренең проектлары тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, төзелеш материаллары, технологияләр һәм җиһазлар ярминкәсе планлаштырылган.

Миңнеханов алдагы чараның мөһимлеген билгеләп үтте һәм тармак вәкилләрен форумда катнашырга чакырды.

Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot