news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда узачак «АГРОВОЛГА» күргәзмәсенә чакырды

Рөстәм Миңнеханов Казанда узачак «АГРОВОЛГА» күргәзмәсенә чакырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы рәсми каналында «Казан Экспо»да узачак «АГРОВОЛГА» Халыкара күргәзмәсе турында искәртте. Чара 8 июльдә ачыла.

«Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Төркия, Кытай һәм Ираннан 400 компания һәм катнашучыны көтәбез, алар үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау материаллары, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү өлкәсендә алдынгы карарлар тәкъдим итәчәк», – дип язган Миңнеханов.

ТР Рәисе сүзләренчә, күргәзмәгә килүчеләрне павильонда һәм ачык һавада зур программа көтә.

«Әлеге чарада катнашырга чакырабыз!» - дип өстәде ул.

Видео: ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot