Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ябу тантанасына килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәренә килде, анда 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ябылу тантанасы узачак. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ысыккүл халыкара аэропортында аны Кыргызстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Улан Маматканов һәм республиканың табигый ресурслар, экология һәм техник күзәтчелек министры Акыл Токтобаев каршы алды.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ябылу тантанасы иртәгә уза. Аның барышында ярыш символларының берсе Россия Федерациясенә тапшырылачак. Киләсе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 2028 елда Казанда үтәчәк.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары – милли һәм этник спорт төрләренә багышланган зур халыкара чара. Быел анда 100дән артык илдән 3 меңнән артык спортчы катнаша.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Программа 13 спорт төрен, шул исәптән милли көрәшнең җиде төрен үз эченә ала.
Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 2014 елда Чолпон-Атада узды. Шулай ук ярышларны Төркия һәм Казахстан да кабул итте.
Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында актив катнаша. Алар алыш, кул көрәше, ат өстендәге көрәш һ.б. ярышларда чыгыш ясый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз