news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов TCL CSOT компаниясенә производствоны Татарстанга күчерергә тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов TCL CSOT компаниясенә производствоны Татарстанга күчерергә тәкъдим итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда телевизорлар, смартфоннар, планшетлар, ноутбуклар һәм автомобиль системалары өчен дисплейлар җитештерә торган TCL CSOT компаниясендә булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Компания матрицаларны чит илдән сатып алмый, мөстәкыйль рәвештә җитештерә. Аның структурасына 29 фәнни-тикшеренү үзәге һәм 18 җитештерү мәйданчыгы керә.

TCL CSOT компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонасын хезмәттәшлекне үстерү мәйданчыгы сыйфатында карарга тәкъдим итте. Аерым алганда, сүз сәнәгать производствосын локальләштерү һәм тикшеренү лабораториясе булган уртак үзәк оештыру мөмкинлеге турында барды.

«Татарстан производстволарны урнаштыруны гына түгел, ә уртак технологияләрне һәм инженерлык компетенцияләрен үстерүне дә күздә тоткан озак вакытлы партнерлык белән кызыксына. Без проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot