news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итте һәм видеокотлау урнаштырды.

«Бүген илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безнең барыбызны да иң мөһим әйбер тирәсендә берләштерә. Татарстанның барлык гаиләләрен чын күңелдән котлыйм, һәр йортка иминлек, һәр гаиләнең үзара аңлашып яшәвен телим!» - дип язган ТР Рәисе үз МАКС мессенджерындагы каналында.

«„Кеше гаилә белән көчле» – дигән ата-бабаларыбыз. Бу хакыйкать - мәңгелек. Якыннарыгызны саклагыз» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot