news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Әтиләр көне белән тәбрик итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Әтиләр көне белән тәбрик итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республика халкын Әтиләр көне белән тәбрик итте һәм бәйрәмгә багышланган видео урнаштырды.

«Бүген илебездә искиткеч бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә! Чын күңелдән котлыйм!» - дип язган республика җитәкчесе.

«Нәкъ менә әтиләр безне җаваплылыкка, кыюлыкка һәм үз көчләренә ышанырга өйрәтә. Аларның тәҗрибәсе һәм акыллы киңәшләре катлаулы хәлләрдә безнең ориентирга әверелә», – дип искәртте Миңнеханов.

ТР Рәисе урнаштырган видеокүзәтүдә әтиләр һәм аларның балалары арасындагы үзара бәйләнешнең төрле мизгелләре чагылыш тапкан. Кадр артындагы тавыш әти кешенең «яклаучы да, терәк тә, киңәшче дә, авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә килә торган гади кеше дә була алуын» искәртә.

Россиядә Әтиләр көне 2021 елдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында 1910 елда билгеләп үтәләр. 1966 елдан Әтиләр көне АКШта рәсми статус ала, аны Кушма Штатларда һәм башка илләрдә июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр.

t.me/rustamminnikhanov видеосы.

news_right_1
news_right_2
news_bot