news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Хөснуллинны 60 яшьлек юбилее һәм Төзүчеләр көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллинны 60 яшьлек юбилее һәм Төзүчеләр көне белән котлады.

«Марат Шакирҗанович! Шулай туры килде, бүген - Сезнең юбилеегыз һәм без Төзүчеләр көнен билгеләп үтә башлаганга нәкъ 70 ел.

Бу зур символик мәгънәгә ия! Котлыйм! Йортлар, күперләр, юллар, иҗтимагый киңлекләр, заводлар – кешеләр тормышы һәм эше өчен булдырган барлык әйберләрегез өчен дә зур рәхмәт!» - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.

«Төзүченең авыр хезмәте һәр заманда да хөрмәттә һәм игътибар үзәгендә булган һәм булачак. Бәйрәмегез котлы булсын! Төзүчеләр көне белән!» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган кыска видеоролик урнаштырган. Анда Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллинны күрергә мөмкин, икесе дә каска кигән, бер-берсенең кулларын кысалар.

Төзүчеләр көне 1955 елда СССР Югары Советы Президиумы указы белән гамәлгә куела. Беренче тапкыр аны 1956 елның 12 августында билгеләп үтәләр.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot