news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия студентлар көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия студентлар көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын бүген билгеләп үтелә торган Россия студентлар көне белән котлады.

«Укуын тәмамлаган һәм бүгенге көндә белем алуын дәвам итүче һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм! Студент еллары - уку вакыты гына түгел, шәхес буларак формалашу, якты идеяләр туу чоры да», - дип искәртте ТР Рәисе MAX мессенджерында.

«Күп кенә күренекле галимнәр, сәясәтчеләр һәм сәнгать эшлеклеләре үз юлларын нәкъ менә безнең югары уку йортларында башлады», – дип өстәде ул.

Республика җитәкчесе шулай ук видеоролик урнаштырды, анда хәзерге Татарстан территориясендә югары уку йортларында белем алган төрле өлкәләрдәге күренекле вәкилләр санап үтелә.

ТР Рәисе Лев Толстой, Владимир Ульянов-Ленин, Абдулла Алиш, Михаил Симонов, Сергей Аксаков, Станислав Говорухин, Софья Гобәйдуллина, Минтимер Шәймиев һәм Марат Хөснуллинны искә алган.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot