Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре илебезне ныгытуга һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә көн саен зур өлеш кертә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев һәм Татарстан РӘисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эчке эшләр органнарында хезмәт итү батырлык, фидакарьлек, һөнәргә тугрылык һәм теләсә кайсы мизгелдә кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә. Аның сүзләренчә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының нигезен үз эшенә һәм намус кануннарына тугры булган нәкъ менә шундый хезмәткәрләр тәшкил итте.
Республика Рәисе полиция хезмәткәрләренең югары квалификация һәм чыдамлык таләп итүче катлаулы бурычларны уңышлы хәл итүен искәртте. Ул министрлык җитәкчелегенә һәм шәхси составына Татарстанда уздырылган зур чаралар вакытында иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде.
Алар арасында Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, «Россия – АСЕАН» саммиты, «KazanForum», «РОСТКИ» һәм «Kazan Digital Week» халыкара форумнарын атап үтәргә мөмкин.
Миңнеханов патруль, пост, участок, оператив хезмәткәрләргә, криминалистларга һәм тикшерүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук эчке эшләр органнары ветераннарына һәм кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгән хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алды һәм республика ватандашларның иминлеге хакына үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген кадерләп саклавын искәртте. Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең хәзерге буыны намуслы хезмәт традицияләрен дәвам итүен, хәрби бурычка һәм Ватанга тугрылык саклавын билгеләп үтте.
Миңнеханов полиция хезмәткәрләренең катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итүен әйтте. Ул һөнәри белем һәм тәҗрибә ярдәмендә аларның алга таба да нәтиҗәле эшләячәгенә һәм югары нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышаныч белдерде.
Үз чиратында, республика җитәкчелеге Эчке эшләр министрлыгын матди-техник тәэмин итүне яхшыртуны, шулай ук хезмәткәрләрнең тормышы, хезмәт итү шартлары белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүне дәвам итәчәк. Сүзенең ахырында Татарстан Рәисе полиция хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына сәламәтлек, иминлек һәм хезмәттә уңышлар теләде.
Үз чыгышыннан соң Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Полиция капитаны Андрей Саушкин Херсон өлкәсендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Эчке эшләр министрлыгының башка хезмәткәрләре законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүдәге казанышлары, шулай ук хезмәттәге югары шәхси күрсәткечләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук Татарстан буенча баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин һәм республика эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов та котлады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз