news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов росгвардиячеләр, мәдәният хезмәткәрләрен алда торган бәйрәмнәре белән котлады

Миңнеханов росгвардиячеләр, мәдәният хезмәткәрләрен алда торган бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсе вакытында мәдәният хезмәткәрләрен һәм росгвардиячеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе искәрткәнчә, Россия мәдәният хезмәткәрләре көне киләсе атнада, 25 мартта билгеләп үтеләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге тармакта 24 меңгә якын белгеч исәпләнә. 2025 елда 3749 мәдәният учреждениесе 107 миллион кешене кабул иткән.

«Әлбәттә, тармакның төп бурычларыннан берсе – гражданнарда ватанпәрвәрлек, бөек илебезгә, аның бай тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү. Агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр арасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, Россия халыклары бердәмлеге елы, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм татар профессиональ театрының 120 еллыгына багышланган чараларны атап үтәргә мөмкин», - дип санап китте Рөстәм Миңнеханов.

«Һәм иң мөһиме – Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү мөһим вакыйга булды, бу халыкара хезмәттәшлеккә һәм республиканың мәдәни мирасын тануга яңа мөмкинлекләр ача», - дип искәртте ул.

ТР Рәисе мәдәният хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. «Республика шәһәрләре, районнарына төп үтенеч - тармакта эшләүче кешеләрне билгеләп үтү», - дип өстәде ул.

Моннан тыш, 27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне билгеләп үтеләчәк. «Иминлек – төп мәсьәләләрнең берсе. Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе гадәттәгечә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла. Милли гвардия хезмәткәрләре махсус хәрби операция барышында куелган бурычларны лаеклы үти. Без хәрбиләребезнең батырлыгына, яңа төбәкләрдә тыныч тормышны җайга салырга ярдәм итүче гвардиячеләрнең кыюлыгына һәм ныклыгына тиешле бәя бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе шәхси составына намуслы хезмәте, батырлыгы, антка, сугышчан традицияләргә һәм Ватанга тугрылыгы, шулай ук хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәвен дәвам итәчәгенә ышанам», – дип басым ясады ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot