news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисe нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисe нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көне белән тәбрик итте. Чара Әлмәттә узды, анда зур бәйрәм чарасы оештырылды.

«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре, кадерле ветераннары, Әлмәт халкы һәм кунаклар. Сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм», – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте кунакларга һәм бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов республика өчен бу көннең үзенчәлекле булуын искәртте. «Ул үз хезмәте белән илнең энергетик иминлеген һәм икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүче нык ихтыярлы һәм югары профессиональ кешеләрне берләштерә», – дип белдерде ТР Рәисe.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда девон нефть ачылуның 80 еллыгы билгеләп үтелә – бу вакыйга республика тарихында һәм нефть тармагында борылыш мизгеле булды.

«Бу унъеллыклар эчендә нефтьчеләр буыны көчле фәнни-җитештерү һәм кадрлар потенциалын булдырды, ул бүген дә Россия үсешенең ышанычлы таянычы булып кала», – дип искәртте Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot