news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Миронованы бильярд буенча 16нчы дөнья чемпионы титулы белән котлады

Миңнеханов Миронованы бильярд буенча 16нчы дөнья чемпионы титулы белән котлады
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика вәкиле, атказанган спорт мастеры Диана Миронованы «ирекле пирамида» дисциплинасында бильярд буенча 16нчы тапкыр дөнья чемпионы титулын яулавы белән котлады.

«Сезнең карьерагыздагы 16нчы алтын медаль - ул уңыш кына түгел, ә зур осталык һәм ихтыяр көче тантанасы», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе котлау телеграммасында.

«Сез «рус бильярды патшабикәсе» исемен хаклы рәвештә йөртәсез, әлеге югары интеллектуаль спорт төре тарихында бердәнбер абсолют лидер булып каласыз, дәрәҗәле турнирларда Татарстан һәм бөтен Россияне һәрвакыт лаеклы рәвештә тәкъдим итәсез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук спортчыга армый-талмый эшләве һәм сокландыргыч нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа һөнәри казанышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot