news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рамил Ибәтуллинны 50 яшьлек юбилее белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рамил Ибәтуллинны 50 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген, 22 октябрьдә, Россия Герое Рамил Ибәтуллинга 50 яшь тулды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа котлау адресы юллады.

«Сезнең исемегез хаклы рәвештә зур каһарманлык һәм чын ватанпәрвәрлеккә, хәрби бурычка, үз халкыңа һәм Ватаныңа тугрылык символына әверелде», – диелә котлауда.

Миңнеханов Ибәтуллинның Казан хәрби уку йортын тәмамлавын, «үзе белем алган училищеның һәм Россия офицерларының иң яхшы традицияләрен дәвам итүен» искәртте.

«Сезнең илебезнең оборона сәләтен һәм иминлеген ныгытуга, актуаль илкүләм бурычларны хәл итүгә, Ватанны яклаучыларның яңа лаеклы буынын тәрбияләүгә керткән күпкырлы өлешегез бәяләп бетергесез», – дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Ул шулай ук Ибәтуллинның хезмәт юлы һәм хәрби эштәге казанышлары күпсанлы дәүләт һәм хәрби бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Герое исеме белән билгеләп үтелүен әйтте.

«Хезмәттәшләрегезнең хөрмәте һәм туган республикагызда, аның чикләреннән тыш яулаган абруегыз Сезне рухландырсын, катлаулы, әмма игелекле хезмәтегездә алдагы нәтиҗәле эшчәнлегегез өчен көч бирсен», – дигән теләкләрен җиткерде Миңнеханов.

Котлау ахырында Татарстан Рәисе юбилярга нык сәламәтлек, оптимизм, Ватан даны хакына яңа казанышлар һәм җиңүләр теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot